Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзәк сайлау комиссиясе укуда

    8 сентябрьдә Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачак.

    Апрельнең беренче көнендә республикада республика парламентын сайлауга әзерлек буенча тулы масштаблы эш башланды. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү семинарлары бөтен республика буенча уза.

    Лекторлар семинарларын Аксубай районында да башлап җибәрде. Аксубай участок сайлау комиссияләре вәкилләре  Татьяна Семенова, Фоат Абдуллин һәм территориаль комиссия рәисе Наталья Сорокина КФУ каршында әлеге тема буенча алдан курслар уздылар. 3 апрельдән алар районның участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуга керештеләр.

    Дәресләр 19 апрельгә кадәр барачак. Комиссия әгъзалары өчен «дәресләр» заманча алым белән уза.  

    Уку формасы буенча дәрес «түгәрәк өстәл»не хәтерләтә. Өстәл артында участок сайлау комиссияләре вәкилләре утыра һәм чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлыйлар. Алар шулай ук диалогка керәләр, алып баручыларның сорауларына җавап бирәләр, үткән материалны ныгыталар. Программа өч модульдән тора. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, гамәли өлешкә күбрәк игътибар бирелә.

    Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен уку планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән. Сайлау кампаниясе вакытында андый кешеләр дә булырга мөмкин бит. Укыту участок сайлау комиссияләренең тулы составы белән уздырылырга тиеш, алар Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча эшкә җәлеп ителәчәк.

    – Әзерлек эшендә яңалыклар, кызыклы мизгелләр аз түгел, – дип фикерләре белән уртаклаша территориаль комиссия рәисе Наталья Сорокина. - Комиссиянең һәр әгъзасы өчен кулланучының шәхси кабинеты булдырылды. Аны ачып, тест биремнәрен узарга була, ул өлгерешләргә анализ ясарга, укыту процессын анализларга мөмкинлек бирә.

    Программа тәмамланганнан соң комиссия әгъзасына квалификация күтәрү турында таныклык җибәреләчәк. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, уку вакытында шулай ук беренче тапкыр «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы да кулланылачак. Бу-уникаль мәгариф-мәгълүмати программалар белән тәэмин итү һәм сайлау процессын оештыручыларның белем алуга һәм эшенә ярдәм итү өчен булдырылган.

    Кушымта ярдәмендә комиссия әгъзалары һәрвакыт үзләренә кирәкле норматив документларын (карарлар, законнар, методик материаллар – блокнотлар, инструкцияләр, белешмәлекләр һәм укыту видеофильмнары) карап алырга мөмкин. Сайлау кампанияләрен катгый рәвештә уздыру өчен барлык яңалыклар да эшләнгән. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: