Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзәк мәйданда мәктәп белән саубуллашу

    26 июнь көнне Аксубай районында урта гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен бердәм чыгарылыш кичәсе узачак.

    Көндез мәктәпләрдә өлгергәнлек аттестатлары тапшыру уңаеннан тантаналы чаралар, чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләү узачак. Быел районның  131 чыгарылыш сыйныф укучысы 16.00 сәгатьтә  Аксубайга киләчәк. Гомумрайон чыгарылыш кичәсе төп мәйданда узачак.

    Традиция буенча тантана сәбәпчеләрен район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләячәк, иң яхшы укучыларга медальләр тапшырылачак, районның мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашучы активистларны, җәмәгатьчеләрне хөрмәтләү булачак.

    Бәйрәмгә чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының олы тормышы алдында торган якты бәйрәм атмосферасына тагын бер тапкыр күрергә теләүчеләр чакырыла.                

    0+
                                                              

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: