Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзәк китапханә экстремизмга каршы

Үзәк китапханәдә террорчылыкны профилактикалау буенча киңәшмә узды.

Чарада авыл һәм мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре белән бергә район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Эльмира Крайнова да катнашты. Киңәшмә кысаларында китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау турында аңлатмалы әңгәмә үткәрелде.

– Хәзерге вакытта террорчылыкка каршы көрәш зур билгеләнешкә ия. Шуны истә тоту мөһим, экстремистик юнәлешләр агымына яшьләр генә түгел, калган катлам да эләгә, – дип ассызыклады Эльмира Җәүдәт кызы.

Сөйләшү барышында үз территорияләрендә яшьләр һәм халык белән эшләүдә профилактика ысуллары, шулай ук стендлар ясау һәм авыл китапханәләрендә күргәзмәләр үткәрү турында фикер алыштылар.

Фото террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев