Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Журналистларга Россиядәге беренче басма Коръән күчермәсен тәкъдим иттеләр

Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, 1787 елда бастырылган Коръәндә булган аңлатмалар бераз соңрак татарлар чыгарган Коръәндә урын алмый.

Журналистларга Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәгендә Россиядәге беренче басма Коръәннең күчермәсен тәкъдим иттеләр.

«Татарлар патшабикә Екатеринага типография ачу соравы белән мөрәҗәгать итә. Ул Коръән бастыру өчен кирәк була. Патшабикә баш тарта. Әмма үзе Санкт-Петербургта шундый типография ача. 1787 елда Россиядә беренче басма Коръән барлыкка килә. Сезгә күрсәткән Коръән бераз соңрак, 1838 елда басылган», — диде Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов.

Шулай ук ул әлеге Коръәннең үзенчәлеген әйтте. «Бу Коръәннең үзенчәлеге шунда, аның битләренең кырыенда аңлатмалар бар. Казанда басылган Коръәндә мондый аңлатмалар юк», — диде ул журналистлар өчен оештырылган «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары кысаларында узган экскурсиядә.

Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, соңыннан татарлар бастырган Коръәндә аңлатмалар урын алмый.

«Татарлар Екатерина бастырган кебек зур Коръәнне берничә тапкыр чыгарып карый. Зур булгач, аның форматы бик үк уңайлы булмый. Аңлатмалар да сораулар тудырган. Казанда Коръәнне кечерәк итеп башта ике томда, аннан соң бер китап рәвешендә чыгаралар», — диде Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X