Журналистлар почта хезмәткәрләре белән очрашты
Очрашу өчен күңелле сәбәпләр дә бар. «ТАТМЕДИА” АҖ филиалының “Авыл таңнары “ газетасы редакциясе 2019 нчы елның беренче яртысына «Сельская новь», «Авыл таннары», «Ял пурнасе» газетасына яздыру буенча иң яхшы почта хезмәткәрен билгеләп үтәргә уйлады.
Иң яхшылар рәтендә Савгач элемтә бүлегенең хат ташучысы Наталья Семенова һәм Кәкре Күл элемтә бүлегенең җитәкчесе һәм хат ташучысы Светлана Непомнящая.
Газетага язылу барышында безнең басмаларны яздырыр- га ярдәм иткән районның почта начальнигы Рәмзия Сөнгатуллинага аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Филиалның баш редактор вазыйфаларын башкаручы Людмила Жаренова хат ташучыларга редакция исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул иң яхшы хат ташучыларны бүләкләү традициясе дәвам ителәчәген дә билгеләп үтте.
– Моннан тыш ел саен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәм “Татарстан почтасы” Татарстан Республикасының элемтә бүлекләренең иң яхшы хат ташучыларын ачыклау һәм бүләкләү максатыннан элемтә бүлекләре һәм хат ташучылар арасында конкурс оештыра. Конкурсның төп шарты - хат ташучылар һәм почта элемтә бүлеге хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА»ның район газетасына үткән яртыеллык белән чагыштырганда, күбрәк яздырырга тиеш. Җиңүчеләр критерийлар буенча ачыклана, әмма акчалата премиягә һәркем лаек булырга мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Людмила Жаренова.
Журналистлар һәм почта хезмәткәрләре кайбер проблемалар буенча фикер алыштылар һәм алга таба хезмәттәшлек итү планнарын билгеләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев