Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый

2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде.

Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгару әле пандемия тәмамланды һәм коронавирус башка куркыныч түгел дигәнне аңлатмый. Бу турыда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә искәрттеләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонковсүзләренчә, ковидка каршы төп чикләүләр бетерелгән, чөнки бу чир белән авыручылар саны нык кимегән. Әмма казанлылар һаман да COVID-19 белән авырый һәм кайберләре чирне авыр кичерә.

«Вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләре эшен дәвам итә, көн саен пациентлар мөрәҗәгать итә. Чирне авыр кичерүләрне хастаханәгә салырга мәҗбүр булабыз. Эш элеккечә амбулатор этапта да, палатада, реанимация бүлегендә дә алып барыла», - диде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде. Хәзер җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X