«Үзеңне республика тарихында тап!» конкурсы финалистлары билгеле
Конкурс нәтиҗәләре 20 майда игълан ителәчәк, җиңүчеләрне 21 майда бүләкләячәкләр.
Бүген «Үзеңне республика тарихында тап!» конкурсына килгән 61 эш уйнатылды һәм очраклы саннар генераторы ярдәмендә 10 эш сайлап алынды, алар жюри хөкеменә тапшырылачак. Бу хакта ТАССР оешуга 100 ел сайтында бәйгене оештыру комитеты хәбәр итә.
Белгечләр иң яхшы язманы аерып чыгарачак, ә аның авторына төп бүләк — Iphone 7 тапшырылачак.
Конкурс нәтиҗәләре 20 майда игълан ителәчәк, җиңүчеләрне 21 майда бүләкләячәкләр.
"Без һәркайсыгызга катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең эшләр ТАССРның 100 еллыгы сайтында калачак — алар республикабыз тарихының ни дәрәҗәдә һәркайсыбызга кагылуын, шул ук вакытта ни дәрәҗәдә гомуми булуын раслый", - ди бәйгене оештыручылар.
Җиңүчеләр исемлеге һәм аларның эшләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев