Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзенчәлекле бәйрәм

12 июнь көнне Карасу авылында гадәти булмаган бәйрәм узды.

Киров урамында яшәүчеләр элеккеге күрше-күлән белән очрашу оештырдылар. Урамдашлар алар өчен яшьлеккә кайтуның үзенчәлекле көненә әйләнде, урам бәйрәмендә катнашучыларга бик күп матур мизгелләр бүләк итте.

Бу шушы урамда туып-үскән, төрле сәбәпләр аркасында кече ватаннарын калдырып киткәннән бирле бер-берсен күрмәгән кешеләр белән очрашу бәйрәме булды.

Мәҗлесне Карасу авылы мәчете имамы Әмирулла Нуртдинов Коръән укып башлап җибәрде.

Бәйрәмгә җыелучылар шулай ук, шушы урамда яшәп, инде бакыйлыкка күчкән күршеләре һәм авылдашлары истәлегенә догалар кылдылар.

Бай өстәл артында, очрашудан канәгать булган кунаклар үткәннәргә чумдылар. Урам тулы кеше, беркем беркая китмәгән, диярсең. Авылның киң урамы өстенә таралган гармун моңнары бәйрәмдә катнашучыларны матур үткәннәргә кайтарды.

Алар барысы да бәйрәмне оештыру нияте белән янып йөргән апалы-сеңелле – Җәмилә Сафиуллина һәм Энҗе Шәйдуллинага, шулай ук өстәлләр генә түгел, бәйрәм өчен учак корган Алмаз Фәссаховка да рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X