Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәзасызлык кабат урлауга этәрде

Аксубай районы судында балигъ булмаган яшүсмернең урлау факты буенча эше тикшерелде.

Районның Д. исемле яшь кешесе  күрәсең, сарыклар үрчетү турында хыяллангандыр. 

Беренче хайванны ул урлау ысулы белән булдырырга тели. Моның өчен ул 2018 нче елның октябрь башында, төнлә машина белән, Түбән Баланда авылына килә һәм  Ф. хуҗалыгыннан буаз сарыкны урлап кайтып , үзенең сараена бикләп куя.

Алып кайткан сарык ялгызлыктан уңайсызлангангамы, әллә Ф. хуҗалыгындагы калган  сарыклар кызыктыргангамы  Д. яңадан сарык урларга кирәк дигән карарга килә. Ноябрь уртасында ул тагын шул ук хуҗалыктан 2 буаз сарыкны урлап алып кайта. 

Әмма бу юлы граждан җаваплылыктан котылып кала алмый.Тикшерү барышында Д. кылган гаебен таныды,  эшләгән эшенә үкенде, зыян күрүчедән гафу үтенде һәм китерелгән зыянны тулысынча каплады.

Зыян күрүче дә хөкем ителүчегә карата җинаять эшен туктату турында үтенде. Суд хөкем ителүче Д.ның әлеге җинаятьне беренче мәртәбә эшләвен, зыян күрүченең кичерүен, материаль зыянны тулысынча кайтаруын һәм ике якның да килешүен исәпкә алып җинаять эшен туктатты. Шул рәвешле хөкем ителүчегә йорт хайваннарын законлы рәвештә сатып алу мөмкинлеген бирде. 

Аксубай район суды матбугат хезмәте материаллары буенча. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев