Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Зарипова Татарстанда иң югары хезмәт хакы алучы һөнәр ияләрен атады

Татарстан иң югары хезмәт хакы - сәнәгать өлкәсендә.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Безнең мәгълүматлар базасында баш инженер өчен вакансия бар, аңа эш бирүче аена 143 мең сум тәкъдим итә. Эш бирүчеләр скважиналарны химик эшкәртү операторына, монтажникка, эретеп ябыштыручыга 100 әр мең сум хезмәт хакы түләргә әзер. Машинист-торба салучыга аена 90 мең сум, җиһазларны монтажлаучыга 80 меңнән артык хезмәт хакы каралган», - диде ул.

Якын арада республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында нинди дә булса җитди кыскартулар булмаячак, дип өстәде министр.

«Якындагы ике айда нинди дә булса масскаүләм кыскартулар күрмибез. Эш шунда ки, предприятиеләр безне кыскартулар турында ике ай алдан хәбәр итәргә бурычлы. Мондый гаризалар әлегә килмәде. Предприятиеләр логистик чылбырлар төзү, импортны алмаштыру һәм җитештерүне яңа продукция чыгаруга яки аны локализацияләүгә күчерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшли», - диде Зарипова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев