Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзарасалым түләнергә тиеш

Үзарасалым Аксубайны төзекләндерергә ярдәм итә.

2018 нче елда халык ярдәме белән, урамнарда яктырткычлар булдырылды, Горький һәм Набережная, урамнарындагы ике җәяүлеләр чыгу  юлы төзекләндерелде, ротор чапкычы сатып алынды. 

– 2019 ел планында да урамнарны яктырту эше каралган,  – дип аңлатты Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Моннан тыш Аксубайда үзарасалым акчасына  Мазилин, Кирпич заводы (тулай торак белән янәшә), Комлык урамнарында балалар өчен 3 уен  мәйданчыгы төзиячәкбез, Ленин һәм Яшел урамнарны тоташтыручы күпернең күтәртмә-баскычларын төзекләндерәчәкбез. 

Планлаштырган эшләрне бу елда тормышка ашыру өчен, аксубайлыларга 25 нче мартка кадәр үзарасалым акчасын түләргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев