Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзара салымга планнар зурдан

11 ноябрьдән районда район гражданнарының үзара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану мәсьәләсе буенча халык җыеннары башланды.

Җыеннарда авыл халкының нинди мәсьәләләр буенча фикер алышуы һәм нинди карар кабул итүе хакында җирле үзидарәләр органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм методик-мәгълүмати эш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллина сөйләде.

– Җыеннар районның 74 торак пунктында узды.

Авыл халкы каравына юлларны ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү, авыл зиратларын карап тоту, чүплекләр, чүп җыю, су белән тәэмин итү, массакүләм ял, янгын сүндерү бүлекчәләрен карап тоту һәм үзара салым акчасы хисабына хәл итәргә мөмкин булган башка мәсьәләләр кертелде.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен җыела торган акча күләме 200 сумнан 2500 сумга кадәр. Яңа Кармәт авыл җирлегенең Индустриаль поселогында 2000 сум җыярга карар кылдылар. Урмандеево авыл җирлегенең Заря поселогында узган гражданнар җыенында халык бертавыштан район буенча иң зур сумма – 2500 сум акча җыярга дигән карар кабул итте. Бу торак пунктта ел саен үзара салым акчасын җыю йөз процент тәшкил итә.

2021 елның 3 декабреннән Аксубай бистәсендә яшәүче гражданнарның акчаларын кертү һәм җыелган акчаны файдалану мәсьәләсе буенча җыеннар башланды. Алар график буенча 27 мәйданчыкта узачак һәм 31 декабрьдә тәмамланачак.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев