Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзара салым программасында катнашырга кирәк

Авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Бүгенге көндә җирлектә 931 кеше яши. Эшкә яраклы халык «АгроРаздолье» һәм «Молко» предприятиеләрендә терлекчеләр, механизаторлар булып һәм төрле эшләрдә эшли. «АгроРаздолье» белән пай җирләрен 10 елга арендалауга килешү төзелгән.

Җирлектә 366 шәхси ярдәмче хуҗалык, ике крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара, анда авыл кешеләре эшли, сөт җыю һәм төрле продукцияләр сату буенча бер предприятие, бетон һәм бетон продукциясе җитештерү буенча завод эшли. Хуҗалык итүнең кече формаларында 18 кеше эш белән тәэмин ителгән. Биш кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Иске Саврушта суүткәргечне төзү эшләре тәмамланган диярлек. Халыкка бары тик үзләренә системага тоташырга гына калган. Васильевка авылы өчен су белән тәэмин итү проекты әзер. Андрей Кузьмин, республикадан финанслау керсә, үзәк су белән тәэмин итү гамәлгә ашачак, дип белдерде. Муниципаль берәмлек халкына 3 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Түбән Саврушта аерым ФАП бинасы төзү яисә иске бинаны капиталь ремонтлау, Иске Саврушта агымдагы ремонт таләп ителә. Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбендә җылыту системасын һәм тәрәзә блокларын ремонтлау таләп ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев