Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзара салым акчасы авыл ихтыяҗлары өчен тотылган

    Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов 2021 елда җирлектә башкарылган эшләргә хисап тотты һәм 2022 елга эш планнары белән таныштырды.

    Территориядә 634 йорт исәпләнә, авылда яшәүчеләр саны 1688 кеше тәшкил итә. Узган хисап чорында 5 бала туган, 17 кеше бакыйлыкка күчкән.

    Шәхси хуҗалыкларда 799 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 319ы савым сыерлары. Узган елда шәхси хуҗалыклардан 725 тонна сөт сатылган. Җәйге чорда юл буйларын, авыл урамнарын, елга буйларын тәртиптә тоту буенча эшләр башкарылган. Авыл халкы агач утырту акциясендә катнашкан.

    Хисап чорында халыктан 390 000 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган һәм хөкүмәттән 1 560 000 сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага яңа су башнясы сатып алып урнаштырылган, авыл юлларын төзекләндерү эшләре алып барылган. Урам юлларына салу өчен 1021 тонна вак таш сатып алынган, юлның игезе ясалган, су скважинасы өчен насос һәм кирәкле җиһазлар сатып алганнар. Үзара салым акчасының бер өлеше шулай ук кышын юлларны кардан чистартып тоту өчен дә кулланыла. Су челтәре өлешләп ремонтланган. Агымдагы елда үзара салым акчасын, нигездә, юлларны төзекләндерүгә, вак таш сатып алуга, юлның нигезен ясауга, авыл юлларын кышын кардан чистартып тотуга, чүп-чар җыю контейнерлары сатып алуга һәм аларны урнаштыру мәйданчыкларын ясауга, урамнарны яктырту өчен лампалар сатып алып, урнаштыруга, су скважинасына насос һәм су челтәренә ремонт ясау өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга, су башнясы территориясендә санитар зона ясау өчен куллану планлаштырыла. Шулай ук мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: