Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заһиров Шәфыйк Сибгат улы

    Бөек Ватан сугышы ветераны Заһиров Шәфыйк Сибгат улы 99 яшендә вафат булды


    Шәфыйк Заһиров 1922 елның 22 февралендә Яңа Ибрай авылында туа. Кечкенәдән колхозда эшли.

    Фронтка сугыш башында ук алына. Шәһәр һәм авыллар өчен фашистлар белән кыю көрәшә. 1942 елда канкойгыч сугышлар вакытында аягы авыр яралана, госпитальләрдә дәвалана. Сугышчан казанышлары өчен Шәфыйк Заһиров I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

    1943 елда туган авылына 2 төркем гариплек алып кайта. Сугыштан соң бөтен хезмәт юлын туган колхозына багышлый. Төрле эшләрдә хезмәт куя. Эшлекле һәм җаваплы кеше буларак, аны бригадир, ындыр табагы мөдире, ферма мөдире, механикалаштыру буенча хисапчы итеп билгелиләр. Шәфыйк Заһиров районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте. Хәләл җефете белән лаеклы балалар үстергәннәр.

    Шәфыйк Сибгат улы актив тормыш позициясе алып барды, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешен кертте, укучылар белән очрашуларда Бөек Ватан сугышы турында, сугыш геройлары-полкташларын искә алып сөйләде. Ул ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше иде, һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышты. Шәфыйк Заһиров турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

    К.К. Гилманов, А.Ф. Горбунов, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев, И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Г.П. Бобкова, Ф.Х. Кәбиров, Ш.Г. Кәбиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: