Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ЗАГСтан сайлау участогына: Аксубайның яшь өйләнешүчеләре сайлауларны калдыра алмады

Бүген – Аксубайда традицион туй көне. Җомга көнне урамнардагы туй кортежлары – гадәти күренеш.

Әмма бүген ул Аксубай универсаль технологияләр техникумы бинасында оештырылган сайлау участогы янында тукталды.

Бирегә яшь парлар Зөлфәт һәм Илсинә Җиһангировлар килде. Бүген аларның гаиләсенең туган көне. Җиһангировлар бүгенге көндә яшьләрнең актив гражданлык позициясенә ия булуларын тагын бар кат расладылар.

– Хөрмәтле яшьләр, сезне никахлашу көнегез белән котлыйбыз. Шунысы игътибарга лаек, бүген никахлашу көнегез сезнең гражданлык бурычыгызны үтәү белән туры килде, – дип билгеләп үтте, яшьләрне каршы алып, участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Куштукова.

– Хәтта мондый көнне дә без сайлауларга килми булдыра алмадык, – диде Илсинә.

Яшьләр билгеләп үткәнчә, туй көнен сайлаганда алар илнең сәяси тормышындагы әһәмиятле датага – РФ Дәүләт Думасына сайлаулар көнен күздә тотмаганнар. Һәм бүген алар, әлегә яшәү урыны буенча, төрле сайлау участокларында тавыш бирәләр, әмма моннан соң сайлауларга бер адрес буенча йөриячәкләр. 570 нче сайлау участогында бары кәләш кенә тавыш бирде.

Ул бюллетень алган вакытта, Зөлфәт түземле генә көтте. Ә аннары үзенең кәләшен тавыш бирү кабинасына үткәрде. Илсинә, тигез хокук өчен тавыш бирәм дип шаяртып, мөстәкыйль сайлады.

Тавыш бирү участогыннан чыкканда яшь өйләнешүчеләр барлык сайлаучыларга барысы да яхшы булсын, бөтен кеше тату яшәсен, дип теләделәр.

– Гражданнарның барлык теләкләре дә ишетелер һәм исәпкә алыныр дип өметләнәм, – диде гаилә башлыгы.

Туй кортежы кузгалып китте – яшьләр икенче сайлау участогына ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев