Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үз куллары белән күпер кордылар

Яңа Тимошкино авылында яшәүчеләр үз инициативасы белән үз акчасына җәяүлеләр күпере төзеде.

Яңа Тимошкинода урнашкан Яшьләр урамы үз исеменә туры килә.

Биредә яшьләр, эшкә яраклы кешеләр, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар яши. Халык бердәм, инициативалы. Урам чокырның икенче ягында урнашканлыктан, анда яшәүчеләргә авылның үзәгенә бару зур кыенлыклар тудырган,, күп еллар элек төзелгән күпер раксыз хәлгә килгән. Халык җәяүлеләр өчен яңа күпер төзергә карар кылды.

Б ө т е н у р а м б е л ә н эшләделәр:монда балта остасы да, эретеп ябыштыру аппараты белән эшли белүче дә кирәк булды. Күпер конструкциясен металлдан җыйганнар, җәяүлеләр линиясен такталар белән каплаганнар. Авыл осталары күчешкә матурлык бирергә теләделәр – перилда фигуралы линияләр ясаганнар. 18 метрлы күпер матур килеп чыкты, Бүгенге көнгә анда буяу эшләре генә калды.

Объектны төзүдә Юрий һәм Алексей Бикмурзиннар, абыйлы-энеле Денис һәм Иван Соломоновлар, Григорий Матвеев, Игорь Ямуков, эретеп ябыштыручылар Вячеслав Чудинов Петр Бакурин, шулай ук Андрей Леонтьев актив катнаштылар. Бүген күпер буенча узу җиңел, куркынычсыз.

“Безнең ишегалды-игелекле күршеләр»проекты старт алды Президент программасы буенча төзекләндерелгән күп фатирлы йортлар ишегаллары территорияләрендә халык өчен күңел ачу чаралары планлаштырыла.

Эстафетаны беренчеләрдән булып Романов урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр кабул итте. Бу көннәрдә биредә җәмәгать пространствосын формалаштыру буенча эшләр башланды. Кичәдә 18-нче номерлы йорт янында район мәдәният йорты вокалчылары башкаруында музыка, җырлар яңгырады, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырган тамбурлы чигү буенча мастер-класс эшли башлады. Якын-тирә йортлардан килгән һәр кеше өстәл янына килеп, кул эшләренең бу төренә өйрәнә алды. «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты – йортларда яшәүчеләр өчен эштән соң (артистлар үзләре концерт программасы белән килә бит) мәдәни ял итү, бию, күңелле атмосферада аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев