Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үз эшләренең осталары

    “Волга-Селект“ ҖЧҖ кыр хезмәтчәннәре көзге культураларны чәчүне уңышлы төгәлләделәр.

    Кырларда  башка төрле эшләр дәвам итә. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, механизаторлар барлык агрочараларны да киеренке ритмда үтиләр.Рәфис Волков, Андрей Филиппов, Ришат Гатин һәм Николай Васильев бу авыл хуҗалыгы предприятиесенә төрле оешмалардан килгәннәр.

    Шуның өстенә алар төрле авылларда яшиләр. Әмма бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп тырышып хезмәт куялар. Механизаторлык эшендәге авырлыкларны да бергәләп җиңәләр. Кыр хезмәтчәннәре иртә яздан алып караңгы көзгәчә кырда.

    Алар туфракны эшкәртәләр, чәчәләр, чәчүлекләрне тәрбиялиләр. Җәйге чорда да аларны  төрле культуралар участокларында очратырга була.

    – Тырышып эшлибез. Смена нормаларын үтибез, – дип белдерделәр  механизаторлар. – Кәеф тә яхшы!

    Әлеге механикалаштырылган звено сабан культураларын чәчкәндә дә шундый ук кәеф белән эшләделәр. Сабан бодаен алар 3 мең гектардан артык мәйданга чәчкәннәр.

    – Безнең механизаторлар – үз эшләренең осталары, – дип белдерде авыл хуҗалыгы предприятиесе механигы Иршат Хәнифов. – Алар техниканы да нечкәлекләренә кадәр беләләр, үз алларына куелган бурычларны да намуслы башкаралар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: