Аксубаево
  • Рус Тат
  • Йөз сумга сатып алынган үлем

    ​​​​​​​Суррогат алкоголь продукциясе һәм өйдә җитештерелгән көмешкә тормыш өчен куркыныч тудыра.

    Ялган аракы сату бизнесы – 90 нчы елларга хас гамәл кебек тоела. Әмма ул бүген дә дәвам итә. Әлбәттә инде, мондый продукция арзан бәядән сатыла. Әмма башка статистика да бар, арзан бәя артыннан куып бер кочак хроник авыруларга дучар булу куркынычы да бар бит әле.

    Аксубай үзәк хастаханәсе профилактика кабинеты шәфкать туташы Люция Исмәгыйлева аңлатканча, суррогат продукциясе белән агулану аның составында булган этанол һәм метанол кебек матдәләр аркасында килеп чыга.

    – Метанол – куркыныч агу, 10 миллилитр тирәсе метанол куллану –  каты агулануга (шуның нәтиҗәләренең берсе – сукыраю), 80-150 миллилитр метанол куллану үлемгә китерә, – дип сөйли медик. – Этанол – этил спиртының нигезен тәшкил итә. Аны куллану организмның агулануына китерә – кеше коса, уйлары бутала, аңын югалтып егыла, тәне зәңгәрләнә һәм гипотермия күзәтелә. Сулыш алу функцияләре бозыла, канда глюкоза дәрәҗәсе кими, бавыр зарарланырга һәм тәндә су күләме кимергә мөмкин... Әмма бу әле иң куркынычы түгел. Этил спирты белән агулану көзән җыеруга китерергә мөмкин, ә бу үз чиратында баш миенең нейроннары үлүенә һәм баш зәгыйфьлегенә китерә. Алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә кеше гомере белән хушлашырга да мөмкин – бу сирәк күренеш түгел.

    Медиклар белдергәнчә, этанолны озак вакыт кулланганда бавыр циррозы, йөрәк-кан тамырлары һәм ашказаны-эчәк юллары авырулары килеп чыга. Шулай ук этанолның төп метаболиты – ацетальдегидның канцерогын сыйфатлар йөртүе һәм ДНК мутациясенә китерүе дәлилләнгән.

    Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, 2017 елда Аксубай районында этанол белән агулануның 5 очрагы теркәлгән, аларның барысы да үлем белән тәмамланган. Агымдагы ел башыннан 4 очрак теркәлгән, шуларның 3 се үлемгә китергән. Шулай итеп, 100 сумга көмешкә яки кибет киштәсе астыннан шикле җитештерүчедән алкоголь сатып алганда, сез үлем сатып аласыз.

    Районда башкарма комитет, полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торган составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә киртә кую буенча комиссия  оештырылган. Комиссия район үзәге һәм авыл җирлекләре буенча рейдларга чыга. Әмма алкогольнең канунсыз әйләнеше белән, активлык күрсәтеп һәм өйдән  чыкмыйча гына, Дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле“ бүлегенә кереп суррогат сату фактлары турында хәбәр итеп, граҗданнар үзләре көрәшергә тиеш. 2016 елның 1 гыйнвареннән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән “Халык контроле“ системасына этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү өлкәсендә канун бозу фактлары турында дөрес мәгълүматларны хәбәр иткән граҗданнарны акчалата бүләкләү каралган. Министрлар Кабинеты боерыгы белән бу максаттан акча бүлеп бирелгән.

    Район халкыннан суррогат белән сату итүче күршеләре, авылдашлары турындагы хәбәрләр полициягә дә, Дәүләт алкоголь инспекциясенә дә килеп ирешә, әмма мондый белдерүләр бик сирәк.

    Шулай итеп, килеп ирешкән мәгълүматларны тикшерү барышында “тикшерү сатып алуы“ оператив-эзләү чаралары уздырылды. Иске Тимошкино авылында яшәүче бер ханымның составында спирт булган продукцияне сату факты дәлилләнде. Ул үз хуҗалыгыннан 100 сумга бозылган винтлы бөке белән ярты литр күләмендә составында спирт булган сыекча сата. Һәм тагын ярты литр сыекчаны ирекле рәвештә чыгарып бирә.

    Шәрбән авылында шәхси эшмәкәр кибетендә сатучының составында спирт булган сыекча сатуы ачыкланган. Тикшерү сатып алуы вакытында ул яртышар литрлы ике полимер савытта составында спирт булган сыекчаны 200 сумга саткан.

    Иске Кармәт авылында яшәүче бер ханым ярты литр күләмендәге составында спирт булган сыекчаны бернинди акциз маркасы һәм этикеткасы булмаган шешәдә 100 сумга сатып җибәргән. Һәм ирекле рәвештә тагын ярты литрны чыгарып биргән.

    – Аракы сатып алганда кешеләрнең башларында нинди фикерләр әйләнәдер,  алар суррогатның һәм көмешкәнең нәрсәдән ясалуы һәм аларның сәламәтлек өчен  ни дәрәҗәдә куркыныч булуын уйлап та карамыйлар... Ә бит аның хәтта исе дә җирәнгеч. Ә кешеләр барыбер эчәләр, – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге өлкән опервәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Ионов.

    Белгечләр фикеренчә, көмешкә шикәрдән һәм чүпрәдән генә ясалмый, исерү эффектын арттыру өчен аңа йокы даруы яки башка препаратлар яки, элеккеге заманнардагы кебек тавык тизәге кушалар. Йолып алынган составында спирт булган продукция үрнәкләре Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.

    Көмешкә сатучыларга өйдә җитештерелгән продукцияне сату өчен Административ канун бозулар турындагы Кодекс буенча 3 мең күләмендә штраф яный. Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен урындагы затларга алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне (алар булган очракта) йолып алу белән 5 меңнән 10 мең сумга кадәр; юридик затларга алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне (алар булган очракта) йолып алу белән 50 меңнән 100 мең сумга кадәр күләмдә штраф каралган.

    Әгәр дә тикшерүгә җибәрелгән үрнәкләрдә куркыныч өстәмәләр табылса – сатучыларны җинаять җәзасы көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: