Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Йөзү буенча ярышларда урта буын вәкилләре

Валерий Сулбаев һәм Лидия Горбунова өлкән буын вәкилләре арасында уздырылган йөзү буенча ярышларда катнашты.

“Урта буын” федераль проекты кысаларында узган көч сынашуларда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән 100 дән артык кеше катнашты. Алар арасында – сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып барган экс-спортчылар һәм пенсионерлар бар иде, алар ел дәвамында уздырылган муниципаль дәрәҗәдәге ярышлардан сайлап алынды.

Катнашучыларга 25 метрлы дистанциядә һәм 2 х 25 метрлы катнаш эстафетада көч сынашырга туры килде. Ярышлар нәтиҗәсе буенча район данын яклап чыгыш ясаган Лидия Васильевна һәм Валерий Иванович шәхси зачетта – 11 һәм 13 урыннарны, команда исәбендә 25 урынны алдылар.

Фото Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев