Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юшь армиячеләр сафында

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Кәкре Күл мәктәбендә сафка тезелеп йөрү, җырлар башкару һәм Батырлык дәресе үтте.

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көнендә сафка тезелеп йөрү һәм җырлар башкару смотр-конкурсын үткәрү Кәкре Күл мәктәбендә күркәм традициягә әйләнде.

Мондый чараларны гадәти мохиттә үткәрү – бер эш, ә сугыш юллары буйлап узган кешеләр катнашында – бөтенләй икенче. Чарага иң мөхтәрәм кунаклар чакырылды: отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, ДОСААФ район бүлеге җитәкчесе Петр Волков, Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль хәрәкәтләр ветераннарының Аксубай иҗтимагый бүлеге рәисе Владимир Крайнов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Борис Альдиванов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. Аларның һәркайсының Ватанга лаеклы хезмәт итү буенча бай тәҗрибәсе бар.

5-11 сыйныф укучылары үзләренең сафка тезелеп йөрү әзерлекләрен күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри әгъзалары үз бәясен биргәндә командирның эшен, сафта йөрү алымнарының үтәлешен, җырны тиешле дәрәҗәдә башкаруны, командаларның бер сафта төз итеп басып торуларын һәм киемнәрен дә игътибарга алды.
Әлеге чара мәктәптә ел саен үткәрелә, зур әзерлек эшләре, кыенлыкларга карамастан, балалар смотрны көтеп алалар. Киеренке тренировкалар һәм репетицияләр бушка узмый. Жюри билгеләп үткәнчә, командалар лаеклы чыгыш ясады, отряд җырларын бердәм башкардылар.

Бу көнне Кәкре Күл мәктәбе укучыларын яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр. Балалар горурлык һәм дулкынлану белән ант бирделәр. Анатолий Молоствов укучыларга яшь армияче таныклыкларын тапшырды, бу вакыйганың һәр бала өчен мөһимлеген билгеләп үтте, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

Батырлык дәресендә катнашкан кунаклар солдатларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар. Бу дәрес гаскәрләрне Әфган җиреннән чыгарылуның 31 еллыгына һәм Советлар Союзы герое Григорий Романовка багышланды.

Фото Кәкре Күл мәктәбе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев