Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрий Соленов: Әти-әниләрнең тыкшынуы сәбәпле, яшь гаиләләрнең 18 проценты таркала

Соленов фикеренчә, буыннар арасында элемтәне актуальләштерергә кирәк.

Ата-аналарның яшь гаиләләр тормышына тыкшынуы аркасында гаиләләрнең 18 проценты таркала. Мондый статистиканы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Юрий Соленов Казанда «Идел» эксперт клубы утырышында китерде.

«Моны ничек булдырмаска? Миңа калса, дәүләт аерым яшь гаиләләр, аерым күп балалы гаиләләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел, ә параллель рәвештә өлкән буын вәкилләре белән дә эш алып барырга кирәк, — дип ышана Соленов.

Өлкән буын тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш. Соленов фикеренчә, буыннар арасында элемтәне актуальләштерергә, шулай ук хәйрияче иҗтимагый оешмаларны популярлаштырырга, анда өлкәннәр һәм яшьләр керергә тиеш.

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутаты Илдар Гыйльметдинов аерылышулар Россия демографиясенә көчле йогынты ясый дип уйлый.

«Минемчә, без иҗтимагый оешмалар белән бергә бу хәлнең сәбәпләрен анализларга тиеш, — дип белдерде спикер. — Аерылышуларның сәбәбе, мөгаен, без балаларыбызны гаилә корырга бөтенләй әзерләмибез. Ир-ат үзен гаиләдә ир-ат, ә хатын-кыз хатын-кыз итеп тота алмый».

Гыйльметдинов сүзләренчә, әгәр дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар никахларның минималь процентын булса да саклап кала алса, бу зур казаныш булачак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев