Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрий Камалтынов: "Аксубай районында 2019 ел белән чагыштырганда күп күрсәткечләр арткан"

Аксубай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында муниципаль район Советының отчет утырышы узды.

Район белән танышу

Рәсми өлеш башланганчы Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Түбән Баланданың яңа күп функцияле мәдәният үзәгендә булдылар. Кунакларны гармун астында рус җыры белән каршы алдылар, ботка белән сыйладылар, рус милли үзәге эшчәнлеге, агач эшләре күргәзмәсе белән таныштырдылар.

Эш сәфәре кысаларында универсаль технологияләр техникумында булу да каралган иде. Юрий Камалтынов һәм Камил Нугаев уку йортының тышкы һәм эчке бизәлешенә сокландылар. АТУТ директоры Фәрхат Аюпов укучылар аш-су серләрен үзләштергән, инглиз телен өйрәнгән биналар буйлап экскурсия үткәрде. Кунаклар татар теле кабинетында да булдылар, укучылар белән аралаштылар.

– Техникумда эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча профессионалларны һәм үз төбәгебезнең чын патриотларын тәрбияләргә тырышулары күренә, –дип нәтиҗә ясадылар кунаклар.

Кунаклар шулай ук район мәдәният йорты фойесындагы күргәзмә экспозициясе белән дә таныштылар. Биредә халык хуҗалыгы тармаклары, кече һәм урта бизнес продукциясе тәкъдим ителде. Аксубайлылар Туган телләр елына багышланган бай күргәзмә – борынгы предметлардан, милли чигүләрдән, киемнәрдән, саклаучы курчаклардан алып мәктәп укучыларының туган телләрен өйрәнүдә ирешкән уңышларына кадәр тәкъдим иттеләр.

Районның социаль үсеше саннарда һәм фактларда

Район башлыгы Камил Гилманов районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады.

– Узган елга йомгак ясап, ел катлаулы булса да, нәтиҗәле һәм уңышлы булды, дип ышанып әйтергә була, – дип билгеләп үтте ул. – Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы билгеләп үттек, ТАССРның 100 еллыгына һәм районның 90 еллыгына багышланган чаралар үткәрдек.

2020 елда районда 8 милли проект тормышка ашырылды. Шул исәптән "Сәламәтлек саклау", "Демография", "Мәгариф", "Мәдәният", "Экология", "Торак һәм шәһәр мохите", "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" һәм башкалар.

Район җитәкчесе бюджет торышы, үзара салым программасын тормышка ашыру белән таныштырды. Авыл җирлекләре тарафыннан 5.5 млн. сум, ә бюджетара трансфертны исәпкә алып, 28 млн. сум акча җыелган. Төп өлеше – 20 млн. сумнан артык акча юл эшчәнлегенә юнәлдерелгән. Аксубай шәһәр тибындагы бистә халкы программада дүрт ел дәвамында катнаша. 2020 елда үзара салым акчасына бистәне төзекләндерү буенча 4,3 млн.сум күләмендә эшләр башкарылды.

Узган ел районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча уңай динамика сакланды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча 16,2 млрд. сумнан артыкка үзебездә җитештергән товар җибәрелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 108,8 процент тәшкил итте. Төп капиталга инвестицияләр 2,7 млрд. сум булыр дип көтелә.

Авыл хуҗалыгы

Район икътисадының төп үсеше авыл хуҗалыгы производствосы һәм кече бизнес үсешенә бәйле.
Авыл хуҗалыгының тулай продукциясе, узган елга карата 111 процент үсеш белән, 2,5 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә.

Узган елда авыл хуҗалыгының акчалата кереме 104 процент тәшкил иткән һәм 2 миллиард сумга җиткән. Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча көтелгән табыш – 69 млн. сум. Тулаем савым 27,7 мең тонна тәшкил итте, ягъни 2019 елга карата 100 процент, бер сыерга 5,8 тонна сөт савылды, тере авырлыкта 2,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде. Район буенча мөгезле эре терлекләр саны – 14160 баш, шулардан 4727 башы – сөт юнәлешендәге терлекләр.

Тулай ашлык күләме 128 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 32,6 центнер. 9,2 мең тонна көнбагыш орлыгы җыелган, уңдырышлылык гектардан 16,1 центнер.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән район фермерлары да нәтиҗәле эшли: Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Валерий Сапеев, Әлфирә Шакирова, Насыйх Миннугалиев, Сергей Щекин, Григорий Маланчев, Георгий Погодкин, Алексей Гуляков һәм башкалар.

2019 елның маенда Татарстан Республикасы Президенты катнашында ачылган Анатолий Самаренкин крестьян-фермер хуҗалыгының гөмбә хуҗалыгы уңышлы эшли.

Узган ел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләттән күрсәтелгән ярдәм 277 млн.сум тәшкил иткән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү максатларында 16 миллион сумнан артык субсидия бирелгән. Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү буенча республика программасы ярдәмендә 2015 елдан – 84 мини ферма, 2020 елда 3,2 миллион сумлык 11 мини ферма төзелгән. Бүген районда 59 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Соңгы 5 елда кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан 101 млн. сумга якын грант ярдәме алынган, узган ел районның биш фермер хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү программасы буенча Ильяс Сөләйманов югары технологияле сөт фермасы төзүгә 20,8 млн. сум күләмендә, Валерий Сапеев кош фермасы төзүгә 19,8 млн. сум күләмендә грант алдылар.

Җитештерү турында

Район икътисадын үстерүгә сәнәгать җитештерүе предприятиеләре дә зур өлеш кертә. Шул исәптән – кондитер һәм икмәк-күмәч әйберләре, алкогольсез эчемлекләр һәм кесәл җитештерү буенча махсуслашкан «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ. «Аксубай урман хуҗалыгы» ГБУ 13,6 млн. сумлык товар продукциясе җитештергән, хезмәт күрсәткән. “Вамин – Татарстан” бүлекчәсе – "Аксубай сөт заводы" бер ел эчендә 1,5 мең тонна май һәм 1300 тоннадан артык сыр җитештергән.

Төзелеш

2020 елда районда 9 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Капиталь салуларның гомуми күләме 700 млн. сумнан артык тәшкил иткән, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 25 млн. сумнан артык капиталь ремонт ясалган, АТУТның якын-тирә территориясен төзекләндереп, 54 млн. сумга ремонт ясалган. Түбән Баланда авылында 50 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк, Сөнчәле авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.

Яңа ел "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителде.

– Безнең руслар, чуашдар һәм татарлар тату яшәүче күпмилләтле районыбыз үрнәк булып тора, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы. Быел безгә, халкыбызның барлык милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен исәпкә алып, ел кысаларында чаралар үткәрергә кирәк булачак.

Ведомстволар хисап тотты

Районның эшчәнлек юнәлешләре буенча тулы картинасын өстәмә чыгыш ясаучылар тулыландырды.
Аксубай май заводы директоры Илшат Фәйзрахманов заводта сөт продукциясе җитештерүнең ничек җайга салынуы турында сөйләде.

2020 елда Аксубай район үзәк хастаханәсенең пандемия шартларында эшләү һәм дәвалау, шулай ук медицина проблемаларының, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектлар турында Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сөйләде. Табиблар бүген дә пандемия белән көрәштә алгы сызыкта. Ә ул башланганда халык та, табиблар да аның масштабын аңламый иде. Очраган беренче һәм төп проблема – респираторлар һәм саклагыч костюмнар җитмәү иде. Ярдәмгә район җитәкчелеге – район башлыгы Камил Гилманов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова килде, алар медперсоналга ковидка каршы костюмнар бүләк иттеләр. Республика җитәкчелеге ярдәме белән тәэмин итү җайга салынды. Шулай ук, авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итү хезмәтеннән 137 авыру файдаланды.

Районның баш табибы билгеләп үткәнчә, COVID-19 белән көрәштә бердәнбер нәтиҗәле чара булып прививка ясату тора. Бүгенге көндә районда 140 кеше прививка ясаткан.

Ул узган ел, быелгы кебек үк, район үзәк хастаханәсендә табибларның җитмәве төп сәбәпләрнең берсе булып кала, дип ассызыклады.

Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин үз җирлеге мисалында район авылларының нинди мәшәкатьләр белән яшәве һәм аларның ничек хәл ителүе турында сөйләде.

Юрий Камалтынов: "2019 ел белән чагыштырганда күп күрсәткечләр арткан»

– Без катлаулы ел кичердек, чыгышлардан күренгәнчә, нинди генә кыенлыкларга карамастан, тормыш тукталмый. Моннан тыш, 2019 ел белән чагыштырганда күп кенә күрсәткечләрнең үсеше сөендерә. Бу бик яхшы. Димәк, районда яхшы нәтиҗәләргә омтылыш бар, – дип билгеләп үтте район Советы утырышына нәтиҗә ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

– Асылда, хуҗалык итүче субъектлар һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре, Камил Камалович Гилманов җитәкчелегендәге район хакимияте командасы район алдында торган бурычларны тормышка ашырырга омтыла.

Юрий Зимелевич шулай ук Татарстанда федераль үзәк ярдәме белән күп нәрсә эшләнә, дип билгеләп үтте. Узган елда икътисади үсеш турында да сөйләде. Билгеләнгән барлык күрсәткечләр дә ирешелмәгән, дип билгеләп үтте.

Җитештерү күләме буенча да, тулаем төбәк продукты буенча да, сәнәгать җитештерүе буенча да берникадәр кимү күзәтелгән. Әмма шул ук вакытта аерым тармакларның бик тә сыйфатлы эшләвен ассызыклады.

Ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы узды, анда сизелерлек үсеш булды.

Республикада планлаштырылганнан күбрәк торак төзелде. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы, пандемиянең кырыс шартларына карамастан, төгәл мобилизацияләнде.

Пандемиягә карамастан, дәүләтнең барлык йөкләмәләре бюджет йөкләмәләре аша тормышка ашырылды. 2020 елда Татарстанда 50 республика программасы эшләде, 11 милли проект программасы гамәлгә ашырылды, федераль программаларга 30 млрд. сумнан артык акча тотылган. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, халыкка ярдәм итү күзлегеннән, "Безнең ишегалды" программасы иң актуаль булып чыкты.

Өстәвенә, Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, бу программада бер генә бюджет акчасы да юк диярлек, барлык акчалар да нефтьчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән. Ул билгеләп үткәнчә, программа гамәлдә булган биш ел эчендә, ә бу 50 млрд. сумнан артык акча, аны финанслау бюджеттан тыш чыганаклардан алып барыла.

Юрий Камалтынов медицина хезмәткәрләренә, җитәкчеләргә, көч структуралары вәкилләренә, Роспотребнадзорга пандемия вакытында хәлне иң актив күзәткән өчен рәхмәт белдерде. Һәм хәтта җирлек башлыкларына да мондый хәлнең, барыннан да элек, дисциплинага нигезләнгән булуын ассызыклады.

– Бездә гади чорлар булмый, әле бер, әле икенче нәрсә килеп чыга. Тормыш дәвам итә, ориентирлар куелган, бюджет йөкләмәләре билгеләнгән, безнең программалар һәм планнар бар, барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бурычы – моны тормышка ашыру, – дип йомгак ясады Юрий Земелевич.

Хезмәт өчен бүләкләр

Утырыш ахырында Аксубай районының социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән гражданнар бүләкләр алды.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ТР агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен фермер Алексей Гуляков лаек булды, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем – туган як тарихын өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитовага бирелде.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгәрова Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен медаль белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломоновка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Аксу-Агро» ҖЧҖнең сөт комплексы сменасы җитәкчесе Азат Әхмәтвәлиев билгеләп үтелде.

2020 елда учреждениене карантинга ябу вакытында аерым шартларда эшләгән өчен «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән «Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» ГАУның административ-хуҗалык тәэминаты белгече Альбина Жукова бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин муниципаль берәмлекләр гомумроссия конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше, яшь буынны тәрбияләүдә һәм укытуда ирешкән уңышлары өчен Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гөлсинә Мөгыйнова һәм «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Семенова «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Аксубай муниципаль районында мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен укытучы Гүзәл Шәрәфетдинова ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә актив катнашканы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Савгач авыл мәдәният йорты методисты Анатолий Никифоров «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев