Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрист Яңа елны бәйрәм иткәндә штрафлар булуы турында искә төшерде

Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы һәм күңел ачу урыннары төнге унбердә ябылачак.

Яңа елны бәйрәм итү вакытында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәгән очракта административ яисә җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Бу хакта 360 телеканалына адвокат Майя Шевцова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Нвости.

Эксперт аңлатып узганча, Яңа ел бәйрәме көнне фатирда артык тавышлану тынлык турындагы законга каршы килә. Моннан тыш, фейерверкларны дөрес кулланмаган өчен административ яки хәтта җинаять җәзасы да алырга мөмкин. «Пиротехникадан файдалану, завод инструкциясе буенча, ким дигәндә, 100 метр радиуста урнашкан агач һәм корылмалар, автомобильләр булмаган ачык урында башкарылырга тиеш», - дип белдерде эксперт.          

Шевцова шулай ук коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр турында да искә төшерде. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бәйрәмнәрне ачык киңлекләрдә каршы алырга һәм 50дән артык кеше булган компанияләрдә җыелмаска киңәш итә.

Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы һәм күңел ачу урыннары төнге унбердә ябылачак. Әлеге норма бозылганда учреждениеләргә - 300 мең сумга кадәр, ә кунакларга 30 мең сумга кадәр штраф яный. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев