Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юрист билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамаган сүзләрне атады

    Билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә гади сүзләр белән сөйләшергә ярамый.

    2021 елның беренче кварталында кибермошенниклардан килгән зыян 2,9 млрд сумны тәшкил иткән. Мошенниклар иң күп куллана торган алым — «социаль инженерия ысулы», ягъни телефоннан сөйләшкәндә ялганлап яшерен мәгълүматлары алырга тырышу.

    «Российская газета» язганча, хәтта телефоннан «әйе» яки «юк» дип кыска вакытлы гына сөйләшү дә мошенникларга кредит теркәргә ярдәм итә ала, чөнки аферистлар аны диктофонга яздырып бара. Шуңа күрә билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә, хәтта алар үзләрен Эчке эшләр министрлыгы яки банк хезмәткәре дип таныштырса да, гади сүзләр белән сөйләшергә ярамый.  

    «Сезнең хакта яшерен мәгълүматларны белеп, мондый язманы шул ук банкка яки оешмага шалтыратканда кулланырга була, чөнки андагы автоответчиклар тавышны таный», — дип хәбәр итте юрист Егор Редин.

    Әгәр телефоннан шикле сөйләшү котылгысыз икән, озын җөмләләр белән сөйләшү яхшырак. Мәсәлән, «Шул, шул кешене ишетә аламмы?» дигән сорауга белгечләр «Тыңлыйм сезне. Сез нинди сорау буенча шалтыратасыз?» дип җавап бирергә киңәш итә.

    Төп кагыйдәне истә тотарга кирәк, банклар төрле операцияләр буенча клиентларына шалтыратмый, шулай ук алардан банк счетлары реквизитларын һәм яшерен мәгълүматлар таләп итми. Әгәр шалтырату яшерен номердан яки «облачная телефония» хезмәтеннән килә икән, бу очракта смартфон экранында номерның артык саны күренә. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: