Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрист бакча участогында тавык һәм куян асрау рөхсәт ителгән очраклар турында аңлатты

Россия Дәүләт Думасы ике укылышта хуплаган закон проекты буенча, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен каралган җирләрдә авыл хуҗалыгы кошларын һәм куяннар асрау хокукы биреләчәк.

Рәсми бастырып чыгарылганнан соң, закон үз көченә керә. РИА Новости шул хакта яза.

«Позиция Права» юридик компаниясе идарәчесе Егор Редин «Прайм» агентлыгына әлеге закон турында аңлаткан. Аның сүзләренчә, икътисади тотрыксызлык чорында дәүләт шулай итеп шәхси секторда яшәүче гражданнарга азык-төлеккә экономия ясарга мөмкинлек бирә.

«Төзәтмәләр буенча, алар бакча участокларында тавык, үрдәк, каз һәм куян асрый алачак. Бу итне һәм йомырканы шәхси куллану өчен генә тотарга рөхсәт ителә», – ди юрист.

Редин искә төшергәнчә, шәһәр төзелеше регламенты буенча тавык кетәклеге төзергә мөмкин булган җирләрдә генә бакчачыларга кош-корт тоту рөхсәт ителәчәк.

Башка очракта участок хуҗасы бөтен санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп кош-корт асрау өчен рөхсәт алырга тиеш була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев