Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юмартлык бөтен кешегә дә хас түгел

Аксубайда Рәис Кыям улы Беляевның 85 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Митингны Аксубай туган як тархын өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитова ачты. Ул тантанада катнашучыларны Рәис Кыям улының биографиясе белән таныштырды. Аның тормыш юлы нинди булган, партиянең Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре итеп сайлангач республиканың эре индустриаль үзәген оештыруга нинди зур өлеш кертүе турында сөйләде. Аның исеме Чаллы кешеләренең күпчелеге өчен батырлыкның җанлы гәүдәләнеше символы булды.

Алга таба аның тормыш юлы югары партия эшенә алып килә. Ул анда республика җитәкчеләренең берсе була. Бу вакытта Рәис Кыям улы Мәгарифне камилләштерү һәм үстерү өчен күп көч бирә. Аның катнашында республикада күп кенә эре мәдәни үзәкләр булдырыла һәм сафка бастырыла.

1987 елдан Рәис Кыям улы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен җитәкли. Аның җитәкчелегендә республикада бик күп милли кадрлар укып чыга. Бу гениаль шәхеснең җитмештән артык китабы һәм фәнни мәкаләләре дөнья күргән. Ул ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, хезмәт казанышлары өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

- Рәис Кыям улы барлык җаваплы урыннарда да бөтен көчен салып хезмәт итте. Үзен энергиясе ташып торган, максатка омтылучан, принципиаль җитәкче итеп танытты, - дип билгеләп үтте Әлфия Нурхәмитова.

Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

- Без Рәис Кыям улының юбилей датасын билгеләп үтәбез. Ул 61 ел яшәде, ә бу көннәргә кадәр яшәгән булса, күпме яхшылык күргән, безнең белән бергә шатланган булыр иде. Ул башкарган эшләр бүген дә дәвам итә. Без төзек мәктәпләрдә белем алсын, балаларыбыз төзекләндерелгән бакчаларга йөрсен, асфальт юллардан атласын, без үзебезнең республикабыз белән горурлансын өчен, аңа көндәлек хезмәт юлында күпме батырлыклар эшләргә туры килгән. Менә хәзер без аның хезмәт җимешләрен татыйбыз. Рәис Кыям улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге саклансын.

Районның Мактаулы гражданины, Рәис Беляевка һәйкәл кую инициаторы булган Евгений Копанев үзенең чыгышында Валентина Селезневаның:“Үзебезнең геройларыбыз булганда, аларны ягадан эзләргә кирәкми”, - дигән сүзләрен искә төшерде.

- Рәис Кыям улы безнең өчен якын, үз кеше. Ул үз вакытында безнең районга зур ярдәм күрсәтте. Ул уникаль кеше иде һәм халык озак еллар аның турында белсен, онытмасын иде. Һәйкәл турында сөйләмәсәк, ул үзе бернәрсә дә бирми. Мәктәпләребез, музейлар һәм китапханәләр бу эшне алып барырлар дип ышанабыз. Аның эшләре, хезмәтләре игътибарсыз калырга тиеш түгел. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз, - дип белдерде Евгений Копанев.

Чыгышны Аксубай җирлекара китапханәсе хезмәткәре Фәһимә Гатина дәвам итте. Ул юбилярның тормыш юлы турында тәфсилләп сөйләде һәм Рәис Беляев образын укучыларга үрнәк итеп күрсәтте. Рәис Беляевның сеңлесе Фәнүзә Шайхутова абыйсына карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте. Тантанада катнашучылар юбиляр бюстына баш иеп, аның итәгенә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев