Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юлларга вак таш җәелә, буалар – төзекләндереләчәк

Савруш авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыруга керештеләр.

Бу атнада Савруш һәм Түбән Савруш авылларында эш кайнады.

Түбән Савруш авылында урамнарга вак таш түшәлде, ә Саврушта урам юлларының проблемалы участокларын вак таш җәеп төзекләндерделәр.

– Үзара салым программасы кысаларында без, бер кешедән 500әр сум акча җыеп, ике йөз мең сумнан артык үзара салым акчасы туплый алдык, – дип шәрехләде Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Акча барлык торак пунктларда яшәүчеләр санына пропорциональ бүленгән һәм ул халык җыеннарында беренче чиратта билгеләнгән проблемаларга тотыла.

Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, шәхси эшмәкәр Мөнир Галиуллин җирлеккә зур ярдәм күрсәтә, үзенең эшчеләре белән юллар төзүдә булыша, кышын юлларны кардан чистартып тора.

Торак пунктларда авыл старосталары - җирле хакимият өчен барлык мәсьәләләрдә дә беренче ярдәмчеләр. Мисалга, Савруш авылында Валентин Тимофеев киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итә. Авыл өчен җан атып, үзе дә ике көн юл эшләрендә катнашкан. Авылны төзекләндерүдә һәр кеше җаваплы, дип саный ул.

Җирлек территориясендә быел үзара салым акчасына терлекләргә су эчертү һәм торак пунктларның янгын куркынычсызлыгы өчен кирәкле буаларга ремонт ясарга һәм урамнарны яктырту - ике километр озынлыкта кабель сузарга һәм 40 яктырткыч урнаштырырга, урамнарга вак таш салу эшләрен дәвам итәргә планлаштыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев