Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юллар сикәлтәсез булсын, кешеләр өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын

Бүген юлчыларның күпсанлы армиясе – шул исәптән «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Аларның хезмәте мактауга һәм рәхмәткә лаек. Алар юлларның сикәлтәсез булуын, кешеләрнең өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын тәэмин итәләр. Безнең районның көндәшлеккә сәләтлелеге юл-транспорт челтәренең торышына бәйле, чөнки Аксубай районында автомобиль юлларыннан тыш, башка юллар юк.

Шуңа күрә районның икътисади һәм социаль үсеш перспективалары да, кешеләрнең тормыш сыйфаты да юл төзүчеләргә бәйле. Әлеге һөнәр ияләренең хезмәте җиңелләрдән түгел, ә эш елның дүрт фасылында да җитәрлек.

 Юл төзелеше сезоны башында аларның эш көне иртә таңнан тотынып, кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Ә кыш көне кар чистарту техникасы, хәтта төнлә дә авылларга кадәр юлларны чистартып, төбәк билгеләнешендәге юллар буйлап хәрәкәт итә.

2019 елда Аксубай районында 24, 974 мең километр юллар төзү, ремонтлау һәм үзгәртеп кору планлаштырылган, финанс кертү күләме – 410 889,5 мең сум

4,774 км. озынлыктагы Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлын үзгәртеп кору

1 км. озынлыктагы Аксубай-Федоровка автомобиль юлына капиталь ремонт ясау

9,356 км. озынлыгындагы Аксубай-Емелькино автомобиль юлын ремонтлау

1,109 км. озынлыгында Түбән Савруш авылына керү юлын үзгәртеп кору

Җирле билгеләнештәге уртак кулланыштагы юлларда муниципаль программаны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшләр – 1,987 км.

Торак пунктларда юл-урам челтәрләрен ремонтлау – 2,045 км.

АТУТ территориясен һәм керү юлын ремонтлау – 0,18 км.

Торак пунктларда урам-юл челтәрләренә асфальт-бетон япма белән ремонт эшләре – 1, 923 км.

Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлы – 2,6 км.

– Без Аксубай һәм Чирмешән районнарында эшлибез. Төзелгән яки ремонтланган һәр сантиметр юлда – инженер булсынмы ул, юл эшчесеме, бухгалтерия, асфальт заводы яки лаборатория хезмәткәреме – юл хуҗалыгында эшләүче һәркемнең фидакарь хезмәте ята. Юллар салып, без бу урында тормышка сулыш өрәбез һәм безнең һөнәргә элек тә, хәзер дә, киләчәктә дә таләп зур булырга тиеш, – дип аңлатма бирә районның баш юлчысы Фәнис Сафин. – Һөнәри бәйрәмдә безнең барлык хезмәткәрләр дә мактау сүзләренә лаек. Коллективны һәм тармак ветераннарын Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне белән тәбрик итәм. Юлларыгыз тигез һәм сикәлтәсез булсын.

ВЛАДИМИР КОНОНОВ, ШӘҺӘР ТИБЫНДАГЫ АКСУБАЙ БИСТӘСЕ БАШЛЫГЫ УРЫНБАСАРЫ:

– Аксубай районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Фәнис Фәсхетдин улы Сафин җитәкләгән «Татавтодор» АҖ коллективын район үзәге юлларында алып барылган ремонт эшләре өчен чиксез рәхмәт җиткерәм. Быел да юл төзелеше сезонында алар бик күп эш башкардылар. Ленин (күпердән Беляев урамына кадәр), Золин, Пролетарлар (Шоссе урамыннан алып Пролетарлар урамы, 52 йортка кадәр) асфальт-бетон япма белән юллар ремонтланды.

«Муниципаль юл фонды» программасы кысаларында Совет урамыннан чиркәүгә кадәр, Пролетарлар урамыннан Мазилин урамына керү юлына асфальт түшәлде, СХТ территориясенә, Ленин урамы, 18 йорт, Октябрь урамы, 21 йорт, Ленин урамы, 16 йорт ишегалларына асфальт җәелде, Беляев урамына каты түшәмәле юл салынды, Мазилин урамы буенча АТУТ янында, Золин, Профсоюз урамнарында (Шоссе урамыннан) тротуар җәелде.

Кирпеч Заводы һәм Демьян Бедный урамнарына ташлы-комлы өслек түшәлде. Сез юллар төзеп һәм ремонтилап кына калмыйсыз, район белән чиктәш төбәк билгеләнешендәге юлларда тулы иминлекне тәэмин итеп, юл билгеләрен урнаштыруны да, тамгалар салуны да күзәтәсез. Алга таба да бергә аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләргә язсын!

АНДРЕЙ КУЗЬМИН, САВРУШ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ:

– Савруш җирлеге халкының юлчыларга рәхмәт әйтер өчен нигезле сәбәбе бар. түбәнсаврушлылар, ә алар ике йөздән артык кеше, быел асфальт салынган юлны көтеп алдылар. Авыл кешеләре өчен – ул гомер буе көткән юл. Пычрак вакытларда авылга саз ерып, машиналарны авыл читендә калдырып керергә туры килә иде, ә алар еш кына тәртипсез тормыш рәвеше алып барган затлар өчен зыян салу объекты булып торды. Юл авыл эченә кадәр керде, монда мәктәп автобусы өчен каты түшәмәле әйләнү юлы төзелде. Ә Иске Саврушка кадәр юлга вак таш җәелде, авылга алып керә торган күпер ныгытылды.

СХТ территориясендәге йортларда яшәүче балалар (бу көнне алар яңа асфальтны сынап карадылар):

– Без ишегалдында скейтборда йөрергә күптәннән хыялландык. Ленин урамында яшәүчеләрдән көнләшә идек хәтта, чөнки анда юллар тип-тигез. Ә безнең янда аз гына яңгыр явып үтсә дә күллекләр хасил була, үтеп йөрерлек түгел иде. Мазилин урамы буйлап салынган тротуар гына коткарды. Ә хәзер үзебезнең ишек алдыннан китмибез! Бездә шәп! Юлчы абыйларга рәхмәт!

БАЛАЛАР ДА РӘХМӘТ ӘЙТӘ

Константин, мәктәп укучысы:

– Әтием, абыем Максим юл хуҗалыгында эшләсәләр дә, безнең ишегалдында асфальтны быел гына салдылар әле. Әти – асфальт ташый, ә абый аны юлга җәя. Тагын бер абыем да, бабам да юлда эшли. Юлчы булырмынмы, әлегә әйтә алмыйм. Юлчы хезмәте авыр да, катлаулы да – ишегалдында асфальтны ничек ясауларын күзәттем. Әтинең эштән ничек арып кайтканын хәзер аңлыйм инде. Әтине, туганнарны һәм аларның барлык юлчы дусларын бәйрәме белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев