Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юллар да, фельдшер да кирәк

    Беловка авыл җирлегендә яшәүчеләр алдында узган елга хисап белән җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов чыгыш ясады.

    Хисап утырышы Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге халкы катнашында узды. Беловка муниципаль берәмлегенең 2020 елда башкарылган эшләре турында җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов хисап тотты.

    Беловка авыл җирлеге территориясендә биш торак пункт урнашкан. Халыкның гомуми саны 811 кеше тәшкил итә, шул исәптән 224 пенсионер, 18 тыл хезмәтчәне. Узган елда 4 бала туган, 15 кеше вафат булган.

    Илсур Мәхмүтов сүзләренә караганда, 2020 елда 6,0 миллион сум күләмендә керем алынган. Җирлек бюджетын тулыландыру өчен барлык җирле салымнар буенча недоимка җыю буенча эш алып барылган. Халык үзара салым программасында актив катнашып, җирлек проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.

    Җирлектәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – юл эшчәнлеге. Узган ел юлларны карап тоту буенча эшләр башкарылган, кышкы чорда юлларны кардан чистарту мәсьәләсе хәл ителгән. Әмма күпләп кар яуган көннәрдә, авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык урамнарны да вакытында чистартып булмый.

    Киңәйтелгән утырышта җирлек халкы үзләрен кызыксындырган, район җитәкчелеге ярдәме таләп ителгән сорауларны бирде. Аларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мәсьәләне хәл итү дә борчый. Бүгенге көндә Яңа Үзи һәм Беловка авылларында контейнерлар урнаштырылган. Җирлек башлыгы, мөмкинлектән чыгып, контейнерлар башка торак пунктларда да урнаштырылачак, дип ышандырды.

    Җирлек балансында торган дүрт су башнясының икесе алыштыруны таләп итә – Беловка һәм Алексеевка авылларында. Хисап елында халык һәм җирле хакимият көче белән суүткәргеч челтәрләргә – 12, су башняларына 4 тапкыр ремонт ясалган.

    – Быел берничә су башнясы сатып алырга планлаштырабыз. Сезнең авыл җирлегендә дә урнаштырып булыр дип өметләнәм, – дип җавап бирде район башлыгы Камил Гилманов авыл халкы соравына. – Быел, планлаштырылганча, Беловкадагы обелискны яңартачакбыз.

    Авыл җирлеге территориясендә хәзерге вакытта 2 ФАП эшли, 2 фельдшер хезмәт күрсәтә. Әмма Беловкада медицина хезмәткәре булмау кискен мәсьәлә булып кала бирә.

    –Без бөтен көчебез белән яшьләрне авылга җәлеп итәргә тырышабыз. Медицина хезмәткәрләре өчен бик күп кызыксындыру программалары эшли. Шулай да кадрлар кытлыгы проблемасы бар, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

    2021 елга планнарга килгәндә, авыл җирлеге чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына бәйле эшне, Яңа Үзи, Беловка һәм Алексеевкада суүткәргечләрне ремонтлауны дәвам итәргә ниятлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: