Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юлда балалар

«Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Атлаучы автобус» акциясе үтте.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге ЮПХ инспекторы Рамил Садыйков һәм ТР буенча БДД ГБУның Нурлат шәһәрендәге ТУ җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы танып белү экскурсиясе үткәрделәр.

Чараның төп максаты – балаларны юл хәрәкәте һәм юлда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде. Балалар бистә урамнары буйлап уздылар, юлда очраган юл билгеләрен өйрәнделәр.

ЮХИДИ инспекторы балаларга урам аркылы ничек чыгарга кирәклеген өйрәтте, юлда игътибарлы булырга һәм яктылыкны кайтара торган элементлы кием кияргә кирәклеген искәртте.
 

Фото ЮХИДИ архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев