Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар
Аксубай бистәсенең “Буратино” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча квест-уен үткәрелде.
Аның барышында балалар әкият геройлары белән биремнәр үтәделәр: юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, юл аша чыгу кагыйдәләрен кабатладылар һәм беркеттеләр. Шулай ук самокатларда эстафета да узды.
Чара ахырында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, киемдә яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри йөртү турында әңгәмә үткәрделәр.
Барлык катнашучыларга да юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылык кайтаручы наклейкалар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев