Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә сабый зыян күргән

Дистанцияне үтәмәү Аксубайда өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп була.

“Ларгус” автомашинасы йөртүчесе, автовокзалдан Октябрь урамы буенча югарыга таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм дистанцияне алда баручы “Лада” машинасына кадәр кыскарта һәм басып торган “Киа” автомобиленә килеп бәрелә. Бәрелеш вакытында үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильдә яңа туган нарасый була. Сабый автокреслода булу сәбәпле, зыян күрмәгән. Баланы Аксубай табиблары караганнан соң, аның тулысынча сәламәт булуына инаныр өчен Балалар республика клиник хастаханәсендә дә тикшергәннәр.

– Балалар өчен махсус иминлек утыргычлары юл-транспорт вакыйгасы вакытында балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап кала. Төп шарт – балалар өчен автокреслоларны дөрес урнаштыру һәм сабыйны эләктерү. Аның баланың авырлыгына һәм яшенә туры килергә тиешлеге дә шулай ук мөһим, – дип шәрехләде Россия ЭММның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев