Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл статистикасы

    Июль аенда Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 470 очрагын ачыклаганнар.

    Дәүләт автомобиль инспекторлары шәрехләгәнчә, юлларда теләсә нинди юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуда сәбәп була ала, шуңа кагыйдә бозучыларга җәза да кырыс.

    Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән 12 йөртүчегә административ беркетмә төзелгән,  тагын 7 транспорт хуҗасы руль артына документсыз утырган, 11е – төзек булмаган автомобильгә идарә иткән, 45 енең – ОСАГО  иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән, 10 сы – исерек хәлдә булган.

    12 машина йөртүчегә – иминият каешын каптырмаган өчен, 198 (!) автомобиль хуҗасына – тизлек режимын арттырган өчен, 3 сенә – кешеләрне утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, 36 сына – юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен, 12 сенә парковкалау кагыйдәләрен бозган, машинасын тротуарда  яки җәяүлеләр өчен каралган юлны аркылы чыгу урынында туктатып калдырган өчен, 1 шоферга – светофорның кызыл төсенә игътибар итмәгән өчен, 2 сенә тәрәзәләрне караңгылаткан өчен җәза бирелгән.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында иминлек каешына битарафлык күрсәткән һәм җәяүлеләр өчен каралмаган урында юлны аркылы чыккан  12 пассажир һәм җәяүле бар. Явыз ният белән штраф түләмәгән кешеләрне ачыклау эше актив алып барылды – 12 машина йөртүче кабаттан административ җваплылыкка тартылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: