Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл статистикасы

    2019 нчы елның беренче кварталында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә 1150 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланды.

    148 машина йөртүче тизлек режимын бозган өчен, 16 машина йөртүче  транспорт чарасын  билгеләнгән тәртиптә теркәмәгән өчен, 48 машина йөртүченең үзе белән документлары булмаган өчен, 118 машина йөртүченең транспорт чарасы төзек булмаган өчен, 48 машина йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән өчен, 7 машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган өчен,  16 машина йөртүче – кешеләрне утырту кагыйдәләрен бозган өчен, 101 машина йөртүче ОСАГО  иминиятләштерү полисыннан башка юлга чыккан һәм анда теркәлмәгән өчен, 54 е юл тамгасы кагыйдәләрен бозган өчен, 54 е туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен, 13 е тонык пыяла белән идарә иткән өчен, 7 се җәяләүлеләргә юл бирмәгән өчен, 60 машина йөртүче ЮХИДИ тарафыннан язылган штрафларны түләмәгән өчен, 16 сы исерек килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкка тартылды.Пассажирлар яки җәяүлеләр тарафыннан 57 хокук бозу очрагы да теркәлгән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: