Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юл статистикасы

Октябрь аенда район юлларында Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 428 очрагын ачыклаганнар.

Дәүләт автомобиль инспекторлары аңлатып үткәнчә, юлларда теләсә нинди юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә хокук бозучыларга карата җәзалар да катгый.

Транспорт чарасын тиешле тәртиптә теркәмәгән  килеш руль артына утырган  машина йөртүчеләргә – 8, документларсыз утырган өчен тагын 17 беркетмә төзелгән. 35 йөртүче  төзек булмаган машина белән идарә иткән, 42 машина йөртүченең ОСАГО иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән, 9 сы – исерек хәлдә булган. 

17 машина йөртүчегә – иминлек каешын каптырмаган өчен, 1 сенә – кешеләрне утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, 183 енә – юл билгеләренә битараф булган өчен, 27 сенә – машина кую тәртибен бозган, транспорт чарасын тротуарда яки җәяүлеләр кичүендә калдырган өчен, 11 енә – йөк ташу, буксирга алу кагыйдәләрен бозган өчен җәза бирелгән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында иминлек каешын каптырмаган һәм җәяүлеләр кичүе берничә метрда гына булуга карамастан, юлны тиешсез урында аркылы чыккан 24 җәяүле һәм пассажир да бар.

Штрафларны явыз ният белән түләмәүчеләрне ачыклау буенча эш актив алып барылган – 16 шофер кабаттан административ җаваплылыкка тартылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев