Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл статистикасы

    2020 елның 6 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә 2050дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган.

    Юл билгеләре таләпләренә игътибар итмәгән машина йөртүчеләр саны – 659дан арткан, 23 шофер тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, 93 енең үзе белән документлары булмаган, 228 е – төзек булмаган яисә куллану тыелган шартларда, 235 е – ОСАГО иминият полисы булмаган яисә аңа кертелмәгән килеш руль артына утырган. 147 машина хуҗасы һәм пассажир иминлек каешын эләктермәгән, 68 е – машина пыялаларын тиешле нормадан арттырып караңгылаткан, 12 се светофор утларына битараф булган.

    11 машина йөртүчене кешеләрне утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган, шул исәптән балалар өчен каралган махсус җайланмадан тыш утыртып йөрткән өчен җаваплылыкка тартканнар. 138 җәяүле һәм пассажир юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, 81 машина йөртүче – транспорт чарасын тротуарда яисә җәяүлеләр кичүендә туктатып калдырган өчен, 22 се идарә итү хокукына ия булмаган яисә йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш юлга чыккан өчен җаваплылыкка тартылган, 98 шоферга штраф түләмәгән өчен беркетмә төзелгән, 33 е хәмер кулланган килеш руль артына утырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: