Юл статистикасы
2018 елның маенда ЮХИДИ хезмәткәрләре Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 377 очрагын ачыклаганнар, тагын 22 сен полициянең участок вәкилләре.
Шул исәптән 10 машина йөртүче тиешле тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән, 25 енең үзе белән документлары булмаган, 23 е куллану тыелган автомобиль руле артына утырган, 22 машина хуҗасы иминлек каешын эләктермәгән, 52 се тизлекне арттырган, 7 се утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган, 43е иминиятләштерү кәгазеннән тыш яки ОСАГО полисы булмаган килеш автомобильгә идарә иткән. 79 автомобильчегә юл билгеләре таләпләрен бозган өчен, 49 ына автомобильләрен тротуарда яки җәяүлеләр юлында туктатып калдырган өчен, 5 шоферга машиналарын караңгылаткан өчен, 3 сенә каршы хәрәкәт итү полосасына чыккан өчен, 4 сенә светофорның тыю сигналына игътибар итмәгән өчен, 10 машина йөртүчегә штраф түләмәгән өчен, 8 автомобиль хуҗасына салган килеш руль артына утырган өчен җәза бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев