Юл куркынычсызлыгы өчен
Мәктәп яны лагерьларында дәүләт автоинспекторлары белән очрашулар үтә.
Иске Тимошкино мәктәбе лагеренда юл йөрү кагыйдәләрпенә багышланган уен-викторина формасында чара үтте. Балалар табышмакларга җаваплар эзләде, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирде, кроссвордлар һәм ребуслар чиште, төрле юл очракларын ачыклады.
Чара ахырында Нурлат шәһәренең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, велосипедларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, киемгә яктылыкны кайтаручы элементлар кертү турында әңгәмә үткәрделәр.
Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм стикерлардан файдалану турында буклетлар тапшырылды.
Татьяна Мартынова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев