Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юл хезмәткәрләре төнлә дә эшли

Бүген төнлә Аксубайның юл хезмәткәрләре район үзәгенең Октябрь урамын кардан чистарттылар.

Биш берәмлек техника җәлеп ителде: ике «Вольво», төягеч, грейдер һәм МТЗ. Октябрь урамында хәрәкәтне туктатмадылар, бары тик аның бераз кимүен генә көттеләр. Монда юлны гына түгел, тротуарны да кардан арындырдылар.

Юлчылар төнлә эшләүгә гадәтләнгән инде, «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы өчен кышкы чорда эш тәүлек әйләнәсе оештырылган.

Аксубай муниципаль районы карамагында төбәк әһәмиятендәге уртак кулланышта булган 315,624 километр автомобиль юллары бар. Төбәк юлына район үзәгенең Октябрь һәм Сөлчә урамнары да керә. Бистә эчендәге урамнар – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты карамагында.

– Барлык эш комплексы да контракт шартлары, техник биремнәр һәм күрсәтмәләр нигезендә башкарыла, – дип шәрехләде «Татавтодор» АҖ филиалы директоры Фәнис Сафин. – Юлларны кышын чистартып тоту процессында автомобиль юлларында тайгаклыкка каршы көрәшүгә һәм кышкы чорда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла һәм тиешле дәрәҗәдә тотуга туры килә.

Кышкы чорда юлларны тәртиптә тоту өчен юлчыларның 8225 тонна комлы-тозлы катнашма һәм чиста килеш тарату өчен 474 тонна техник тоз әзерләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев