Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юл эшләре сезоны: Кызыл Партизан урамында асфальтның аскы катламын җәйделәр

Юл эшләре Кызыл Партизан урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар арасындагны мәйданда башланган.

Ял көннәрендә бу участокта иске асфальтны кырдылар, дүшәмбе көнне мәйданчыкны, йортта урнашкан офисларга керү юлларын һәм иң мөһиме – тротуарны билгеләделәр. Ул монда юл хәрәкәте иминлеге өчен кирәк иде.

Аксубай юлчылары, һәрвакыттагыча, оператив рәвештә эшлиләр, асфальтның аскы катламын, Октябрь урамыннан керү юлын ябып, дүшәмбе көнне кичкә кадәр салып бетерделәр.

–Әлеге участокта эшләр Аксубай муниципаль районы торак пунктларының асфальт-бетон өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында алып барыла. Әлеге программа кысаларында район үзәгенең тагын ике урамына – Медиклар һәм Полоруссов-Шелеби урамнарына асфальт түшәячәкбез, – дип шәрехләде “Татавтодор” АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин.

Биредә эшләр дәвам итәчәк, ә якын арада төп резервларны Дуслык урамына күчерү планлаштырыла. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы муниципаль программасын үтәү кысаларында Дуслык урамында тротуар белән асфальт җәю планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев