Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Юл аркылы куркынычсыз чыгу» профилактик акция үткәрделәр

Акция җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә «Юл аркылы куркынычсыз чыгу» акциясе үткәрделәр.

Чара район үзәгенең иң җанлы юлларында – белем бирү учреждениеләре янында узды. Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә юлларда имгәнү алу проблемаларына җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар җәяүлеләргә юл бирергә, тизлек режимын сакларга, игътибарлы һәм уяу булырга өндәделәр.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итү өлешеннән чыгу, велосипедта һәм самокатларда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

– Тәүлекнең караңгы өлешендә  хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуы мөһим. Алар йөртүчеләр җәяүлене вакытында күреп алсын һәм аянычлы хәл килеп чыкмасын өчен кирәк, – дип билгеләп үтте полиция капитаны Илшат Сибгатуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев