Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЮИДлылар сезонны “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе белән ачтылар

    “Куркынычсыз тәгәрмәч-2022” хәрәкәте яшь инспекторлары бәйгесенең район этабы Аксубайның 2нче мәктәбе базасында узды.

    Бәйгедә районның 12 белем бирү учреждениесе катнашты. Катнашучылар автошәһәрчектә велосипед йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, медицина ярдәме күрсәтү буенча ярыштылар, велосипед төзелешен белүләрен күрсәттеләр.

    Гомуми зачетта Кәкре Күл мәктәбе командасы җиңү яулады, икенче урында – Аксубайның 3нче мәктәбе, өченче урында – Иске Тимошкино урта мәктәбе командалары.

    ЮИДлыларның җиңүче командаларына кубоклар, грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучыларга “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан сувенирлар һәм яктылыкны кайтаручы элементлар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: