Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары уку йорты биргән диплом өчен «гамәлдә булу вакыты» кертелергә мөмкин

    Россия Президентының махсус вәкиле дипломнарны «гомерлеккә» бирү практикасын мәгънәсезлек дип атады.

    Югары мәктәп үсешенең алдагы этапларында югары белем турындагы документлар «таләп буенча дипломнар» дип үзгәртелергә мөмкин. Бу турыда «Архипелаг 20.35» белем бирү интенсивы өчен лекция барышында Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

    Аның сүзләренчә, сүз билгеле бер вакытка бирелгән дипломнар турында бара.

    «Дипломнарны компетенцияләр профиле һәм портфолио алмаштыра алмый. Алар сезнең белем һәм компетенцияләрегезнең актуаль халәтен күрсәтә торган «таләп буенча диплом» форматына күчәргә тиеш булачак», — дип сөйләде ул.

    Шулай ук президентның махсус вәкиле дипломнарны «гомерлеккә» бирү практикасын мәгънәсезлек дип атады.

    «Белгеч уку йортында өйрәнгән белеменең 95 процентын онытмаган дип кем әйтә ала?» — диде Дмитрий Песков.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: