Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Югары уку йортларына прививка ясаткан хезмәткәрләргә өстәмә ял бирергә тәкъдим ителде

РФ субъекты санитар табибы эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар үткәрү турындагы карары кабул иткәннән соң, оешмаларга профилактик прививкалар үткәрүне оештыру хакында боерык чыгарырга кирәк.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына, субъектның баш санитар табибы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында карар кабул иткән очракта, прививка ясаткан хезмәткәрләрне бүләкләргә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости агентлык карамагында булган документка сылтама белән яза.

«РФ субъекты санитар табибы эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар үткәрү турындагы карары кабул иткәннән соң, оешмаларга профилактик прививкалар үткәрүне оештыру хакында боерык чыгарырга кирәк. Анда вакцинациянең кирәклеге турында мәгълүматлар, шулай ук аның сроклары, коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан хезмәткәрләр турында белешмә җыю тәртибе күрсәтеләчәк», - диелә документта.

Моннан тыш, әлеге боерыкта коронавируска каршы прививка ясаткан хезмәткәрләргә ярдәм чаралары (әйтик, вакцинациядән соң өстәмә ял көне бирү) тәкъдим итү турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш. Документта шулай ук, хезмәт хакын саклаган хәлдә яки сакламыйча, хезмәткәрне дистанцион эшкә күчерү яисә эштән читләштерү турында нигезләмәләр урын алуы зарур.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев