Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары суд Аксубай районыннан Максимовлар гаиләсенә инвалид балалар файдасына 453 мең сум акчаны кире кайтаруны йөкләде

    Аксубай районы прокуратурасы опекуннарның балигъ булмаган инвалид балаларның акчаларын максатчан тоту буенча бурычларын үтәвен тикшерде.

    Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә тәрбиягә алынган дүрт бала булган Максимовлар гаиләсе исәптә тора.

    – Күзәтчелек чаралары барышында опекун Максимовларның балигъ булмаган балаларның акчаларын максатчан тоту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәүләре, аерым алганда, инвалид балаларның пенсияләре, шулай ук аларга тиешле бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрнең билгеләнеш буенча тотылмавы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы Аксубай район судына тәрбиягә алган ата-анадан алар тәрбиясендә булган инвалид балаларның законсыз тотылган акчаларын түләттерү турында дәгъва гаризасы юллады, – дип шәрехләде Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Илгиз Гусамов.

    Аксубай районы прокуратурасы мәгълүматларына караганда, беренче инстанция суды тарафыннан 2017 елдан 2019 елга кадәр опекунлык чорында инвалид балаларга дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылмаганлыгы ачыкланган. Шул ук вакытта ел саен опекуннар тарафыннан опека һәм попечительлек бүлегенә тәкъдим ителә торган хисапларда инвалид балаларның акчаларын максатчан куллануны раслау максатларында Максимовлар тәрбиягә алынган балигъ булмаган балалар өчен сатып алынган дарулар, бензинга тотылган чыгымнар турында товар һәм касса чекларын тәкъдим иткәннәр. Шуның белән бергә, тәкъдим ителгән товар һәм касса чекларының бер өлешен опекунга алынган теге яки бу балага тотылган чыгымнар исәбенә кертеп булмый, шуңа бәйле рәвештә судта алар шик уяткан.

    Әлеге хәлләрне исәпкә алып, беренче инстанция суды тәрбиягә алынган балигъ булмаган балалар файдасына опекуннардан беренче инвалид бала файдасына 537 537,35 сум, икенче инвалид бала файдасына 537537,35 сум, өченче инвалид бала файдасына 417 967,06 сум күләмендә максатчан кулланылмаган акчаларны кире кайтару турында карар чыгарды.

    Татарстан Республикасы Югары Судының апелляция билгеләмәсе белән беренче инстанция суды карары үзгәртелде, тәрбиягә бала алган ата-анадан беренче инвалид бала файдасына 127 220,31 сум, икенче инвалид бала файдасына 151 585,17, өченче инвалид бала файдасына 174 651.20 сум күләмендә акча түләттерелде.

    Татарстан Республикасы Югары Судының апелляция билгеләмәсе 2020 елның 24 декабреннән законлы көченә керде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: