Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Югары патогенлы кош гриппы

Көз җитү белән канатлы дусларыбызның кош гриппы белән зарарлану куркынычы арта.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия территориясендә кош гриппы буенча уңышсыз хәл күзәтелә. Ачык типта асралган йорт кошлары йогышка тиз бирешүчән.

Билгеле булганча, вирус һава-тамчы юлы белән тарала. Күчмә кыргый кошлар, кагыйдә буларак, вирусны таратучылар булып торалар. Алар җылы якларга очып киткәндә, юлда болыннарда, кырларда һәм сулыкларда, шулай ук авылларда ял итәргә утырырга мөмкин.

Монда шәхси йорт кошлары белән элемтәгә керү куркынычы бар һәм нәтиҗәдә бу югары патогенлы грипп белән зарарлануга китерергә мөмкин.

– Йорт кошларын авыру йоктырудан саклау өчен, аларны ябып асрауны оештырырга кирәк, – дип сөйли ТР МК Баш ветеринария идарәсенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлеге консультанты Ольга Алексеева. – Элемтә нәтиҗәләрен булдырмас өчен, аларны кичекмәстән суюны башларга кирәк. Вирус хуҗалыкка эләксә, кошларның барысы да яндыруга дучар ителә, ә моның өчен компенсация түләнми. Кошларның күпләп авыруы яки үлүе ачыкланганда, кичекмәстән участок ветеринария табибларына яки район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев