Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Югары Осланда авариядә бер ир-ат автомобиль салонында кысылып калган

Фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган.

Бүген республиканың Югары Ослан районында трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында авария килеп чыккан.

Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган. Көчле бәрелүдән җиңел машина шактый җимерелгән, йөк машинасының тәгәрмәче чыгып очкан.

Бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның аягы сынган, аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев