Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юбилей күргәзмәсе

    Чуашстан Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә якташыбыз Виктор Артемьевның картиналар күргәзмәсе ачылды.

    Ул 1958 елда Аксубай районының Федоровка поселогында дөньяга килгән. Бала чагыннан туган ягы табигатенә гашыйк булып, аның матурлыгын рәсемгә күчерергә омтылган. Рәсем сәнгатенә мәхәббәтне аңарда мәктәп укытучысы Валерий Мартынов-Туктар тәрбияли.

    Виктор Артемьев Лениногорск педучилищесында, аннан  Мәскәү сәнгать университетында белем ала. Ул Яңа Чабаксар каласында троллейбус предприятиесендә рәссам-бизәүче булып эшли.

    Аның эшләреннән торган күргәзмә Чуашстан шәһәрләрендә генә түгел, үзе туып-үскән бистәдә дә тәкъдим ителде. Юбилейлы вернисажны ачу тантанасы Яңа Чабаксар сәнгать музеенда булды.

    Фото Владимира Долгова
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: