Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юбилеегыз белән, «Сельская новь» коллективы!

Бүген «Сельская новь» коллективы үзенең күркәм юбилеен – район газетасының беренче саны чыгуына 90 ел тулуны билгеләп үтә.

Газета – районда бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы. Нәкъ менә газета район вакыйгаларын тулысынча яктырта, хакимият органнары һәм халык арасында бәйләүче буын булып тора. Район һәм район газетасы – яшьтәшләр. Бу юлны алар бергә уздылар!

«Сельская новь» газетасы соңгы ике елда кичергән уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу коллективның яңаруы да, газетаның яңа дизайн белән басылып чыгуы да, редакциянең «Аксубай» сайтында һәм барлык электрон мәйданчыкларда мәкаләләрне тапшыру оперативлык та. Газета атнага бер тапкыр чыга, әмма район халкы мәгълүмати ачлыкны сизми – чөнки «Сельскя новь» журналистлары тәүлек әйләнәсе он-лайн режимда эшлиләр. Шулай ук иҗат коллективының газетага тугрылыгын да билгеләп үтми булмый. Журналистлар ял көннәрендә дә, кич белән дә, иртән иртүк тә, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, иҗади биремнәргә чыгалар. Алар һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә, көн дәвамында без алар белән фермаларда да, төзелештә дә, белем бирү учреждениеләрендә дә бер генә тапкыр очрашмыйбыз. Үз эшләренең осталары шундый булырга тиеш тә! «Сельская новь» үз басмасын медиа базарда ышанычлы алга этәрә: журналистлар газета өчен генә язмыйлар, видео-репортажлар да төшерәләр, роликларны монтажлыйлар да, социаль челтәрләрдә дә актив эшлиләр. Алар халыкка районның социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыру, гади авыл хезмәтчәннәре, юбилярлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы яңалыкларны җиткезәләр. Алар укучыларга якынрак булу өчен, газетада һәм сайтта яңа проектлар, яңа сәхифәләр уйлап табалар һәм аларны гамәлгә ашыралар.

Газетага алга таба да чәчәк атуын, журналистларга үткен һәм дөрес каләм телим. Тиражыгыз һәм тугры әбүнәчеләрегез күп булсын! Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә үзара аңлашу булсын, сезнең эштә бу аерым мөһим!

 

Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев